Роспотребнадзор башлыгы: Коронавируска иммунитетны 60 процентка җиткерү бурычы тора
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова коронавируска иммунитетны 60 процентка җиткерү бурычы торганын әйтте.
«Халыкның иммунизациясе — аеруча мөһим бурыч. Бүген республикада коллектив иммунитет 50 процент дибез, ләкин бу төрле этаптагы тикшерүләр. Олылар арасында иммунитетны 60 процентка җиткерү кирәк. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк», — диде Анна Попова. Аның сүзләренчә, шул вакытта ковид белән бәйле вазгыять контрольдә булачак.
«Татарстанда халыкның яртысыннан артыгының коронавируска антитәнчекләре бар, нигездә бу укытучылар һәм табиблар, транспорт һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре», — диде Анна Попова.
Аның сүзләренә караганда, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп килгән зур предприятие хезмәткәрләре һәм 65 яшьтән өлкәннәр арасында иммунитет дәрәҗәсе түбән.
«Бүген иммунитеты булмаганнарны мөмкин кадәр вирустан саклау өчен, вакцинация кампаниясен тиз һәм нәтиҗәле уздыру кирәк», — диде Роспотребнадзор башлыгы.
Татарстанның барлык районнарыннан өч мең кеше тикшерелгән. Июньдә шушы өч мең кеше арасында иммунитет 31 процентында ачыкланган, декабрьдә 51 процентка җиткән.