«Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе: онлайн-мәдрәсәдә кирәкле сорауларга җавап табып була
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин фикеренчә, татар телендәге онлайн-мәдрәсәдә Ислам турында гади сорауларга җавап табарга була.
«Кешеләргә авыр мәгълүмат кирәкми, аларны Ислам турында гади нәрсәләр кызыксындыра. Исламны ничек кабул итәргә, ничек тәһәрәт алырга, намазны ничек укырга — халыкта шундый гади сораулар туа. Без онлайн-мәдрәсә аркылы шушы сорауларга җавап бирергә тырышабыз диде ул Татарстан Диния нәзарәтендә узган журналистлар белән очрашуда.
Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, онлайн-мәдрәсә мәчетләре, яисә мәчет каршындагы курслары булмаган җирлекләрдә яшәүчеләргә аеруча файдалы булачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә тәкъдим иттеләр . Дәресләрне видео, аудио һәм текст форматында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернетка тоташкан теләсә кайсы җайланмадан үзләштерергә мөмкин.
Укырга теләүчеләргә medrese.tatar сайтына керергә, яисә Play Market һәм App Store’дан «Татар мәдрәсәсе» дип аталган мобиль кушымта йөкләтеп алырга була.