Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Гөлнара Сергеева: Халык санын алуга кагылышлы 100 дән артык мөрәҗәгать килеп иреште

0

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халык санын алуга бәйле рәвештә, Татарстанда 100 дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында «SERGIS» адвокатлар коллегиясе адвокаты Гөлнара Сергеева халык санын алуга әзерлек барышында юридик төркем эше белән таныштырды. «Безнең компанияне конгресс сайлады, безнең өчен халык санын алу буенча хокукый ярдәм күрсәтү зур дәрәҗә», — диде.

Ул бер ел элек Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «SERGIS» адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелгәнен искәртте. Унлап юрист эшләгәнен, барысы да югары белемле, тәҗрибәле белгечләр булуын әйтте. «Бу вакыт эчендә 100 дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алар барысы да консультация характерында. Җанисәпкә кадәр без күп очракта аңлату эшләрен алып барабыз», — диде Гөлнара Сергеева.

Аның сүзләренчә, җанисәптә катнашу нәрсәгә кирәк дип сораучылар булган. Ул кешеләрне яшәү чыганагы, торак шартлары, мәгарифкә бәйле сораулар берникадәр куркытканын әйтте.

«Халыкка барлык сорауларны аңлатырга кирәк. Мәсәлән, торак шартлары турында сөйләшәбез икән, бу бөтен илдә социаль структура, җылыту, су белән тәэминат системасын, транспорт инфраструктурасын булдыру өчен кирәклеген аңлатырга кирәк. Җанисәп кешеләрнең персональ белешмәсен ачыкламый, географик яктан урнашкан урыны гына кирәк», — диде Гөлнара Сергеева.

Аның сүзләренчә, башка регионнардан да юристлар бу килешү турында белеп, татарстанлылар белән элемтәгә чыккан. «Бушлай консультация ярдәме тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә башладылар. Башкортстаннан коллегалар чыкты. Бу сөендерә, алар татарлар өчен җан атып, Башкортстан территориясендә ярдәм итәргә әзерләр. Без алар белән дә килешү әзерлибез», — диде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net