(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүгенге көндә республикада күп фатирлы йортларның 41 проценты эскроу-счетларсыз төзелә. Бу турыда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «Бездә төзелеш мәйданының 41 проценты иске кагыйдәләр буенча төзелә. Бу — 800 мең квадрат метр тирәсе. Калган 59 проценты эскроу-счетлар белән проект финанславы аша төзелә», — диде Илшат Гыймаев. Министр урынбасары сүзләренчә, проект финанславыннан башка төзелгән биналар да республика хакимияте контролендә тора. Ул Татарстанда киләчәктә алданган өлешчеләр проблемасы килеп чыкмас дип ышандырды.