Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар журналистика турында «Кыямовлар кыздыра» проектын башлады

0
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар татар журналистикасына багышланган «Кыямовлар кыздыра» проектына старт бирде. «Журналистлар, нигездә, язучы, җырчы, биюче һәм башка татар сәнгать әһелләре турында сөйли. Татар журналистлары читтә кала. Әлеге проектны татар журналистикасын пропагандалау максатыннан башладык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» журналының бүлек мөхәррире Мөршидә Кыямова. «Идел» журналының You Tube хостингында чыккан проектның беренче чыгарылышында татар журналистикасының төп проблемалары игътибарга алына. «Татар журналистлары яза һәм сөйли белми, дигән фикерне күп ишетергә туры килә. Безнең шушы мәсьәләне уртага салып сөйләшәсе килде», — диде Мөршидә Кыямова. Журналист Илдар Кыямов бүгенге көндә телгә игътибар җитмәвен әйтте. «Редактор, тәрҗемәче, оратор буларак тәҗрибәм бар. Яшь журналистларның әйтелеш, сөйләм, логик хаталары еш очрый. Видеопроект коллегаларыбызга, укытучыларга, алып баручыларга файдалы. Без телне гамәли яктан дөрес куллану мәсьәләләренә тукталабыз», — диде ул. «Без тәнкыйтькә ачык. Басма матбугатта гына түгел, телевидениедә дә кимчелекләр җитәрлек. Бер-беребезне төзәтеп барсак, эшебез нәтиҗәле булыр. Алдагы чыгарылышларда синтаксик омонимнар, сүзләрне урынсыз куллану, калькалы тәрҗемәләр, паронимнарны дөрес куллану кебек темалар каралачак», — дип сөйләде Илдар Кыямов.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net