Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 4 үлем очрагы расланган.
«1932 елда туган ир-ат, 1938 елда туган хатын-кыз һәм ир-ат, шулай ук 1951 елда туган хатын-кыз вафат булды»,- дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Бүгенге көндә республикада Covid-19дан 229 үлем очрагы теркәлгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.