Кукмарада ел тәрбиячесен ачыкладылар
(Кукмара, 19 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада өч турда балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында конкурсның муниципаль этабы узды.
Район басмасы хәбәр иткәнчә, Конкурста районның 19 балалар бакчасы педагогы катнашты. «Ел тәрбиячесе — 2021» конкурсының финалында биш мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Тәкъдим ителгән материаллар һәм конкурсның барлык турлары нәтиҗәләре нигезендә «Ел тәрбиячесе» номинациясендә призлы урыннарны балалар бакчаларының түбәндәге педагоглары алды:
I урынны Кукмара шәһәренең 9нчы номерлы «Миләшкәй» балалар бакчасы укытучысы-логопеды Айсылу Тимергалиева алды, II урын-Кукмара шәһәренең 3нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Афандиева , III урын-Кукмара шәһәренең 8нче номерлы «Гөрләвек» балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Сафина.
«Тәрбия һәм укытуның туган телле төркем тәрбиячесе» номинациясендә I урынны Зур Сәрдек балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Моратова алды, II урында — Сәрдекбаш урта мәктәбе тәрбиячесе Ләйсән Нәҗипова. III урын — Ошторма-Юмья урта мәктәбе тәрбиячесе Татьяна .Сабанчееваныкы .