Азнакай районының Буралы авылында бирнә әзерләү йоласы үткәрделәр
(Азнакай, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай районының Буралы авылында «Ак калфак» ханымнары чираттагы кичке утыруда булачак киленгә бирнә әзерләү йоласы үткәрделәр.
Район басмасы хәбәр иткәнчә, кичәгә Чубар Абдул, Мәндәй авылларыннан, Җәлил бистәсеннән дә «Ак калфак» ханым-туташлары килде.
Чәкчәк пешерү остасы Фәридә Шәйдуллина җитәкләгән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасына да телне, гореф-гадәтләребезне саклау, яшь буынга сеңдерүне намус эше дип күргән зыялылар җыелган.