Быел бердәм дәүләт имтиханы биремнәрендә үзгәрешләр булмый
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда БДИ биремнәренә үзгәрешләр кертү планлаштырылмый.
«Бернинди үзгәрешләр дә булмаячак, максималь тотрыклылык булырга тиеш», — дип сөйләде Сергей Кравцов Гайдар форумы кулуарларында. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль басмаларга сылтама белән хәбәр итте.