Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Камиллекнең чиге юк - «Казан утлары» журналы

0
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Казан утлары» , Тәлгат Галиуллин). Яшьлегемдә яшьнәдем Яшьлекләренә, ул чорда күңелләрен биләгән хис кичерешләренә, биргән антларына тугрылыклы өлкән буын комсомол оешмасы тууының 100 еллыгын зурлап билгеләп үтте: җыелышлар, кичәләр, очрашулар уздырылды, бүләкләр таратылды, күкрәкләргә шул уңай белән чыгарылган медальләр тагылды. Кыскасы, бүген бишектә оныкларын тирбәтеп утыручылар «яшьнәп үткән яшьлекләрен» сагынып та, саргаеп та искә алдылар. Минем фаразлавымча, гомеренең иң күңелле, истәлекле чорын комсомолда үткәргән (үзем дә искәрмә түгел) Р.Харис шул чорны сурәтләгән яңа әсәрен сәер исем белән «Унөчкә унөч» дип атый. Гадәттә комсомол сүзе янына өстәлә торган, илне шаулаткан БАМ, КамАЗ, Түбән Кама кебек бөек төзелешләр белән масаймыйча, яңа әсәренең нигез өлгесе итеп, шагыйрь гадәти бер вакыйганы үзәккә куя. Сугыш тудырган авырлыклар, аның халык җилкәсенә ишелеп төшкән тагын да кыенрак нәтиҗәләре белән «өркетеп» алганнан соң, Р.Харис җиңел укыла торган, шаян юморы белән күңелләрне иркәләрдәй әсәрләргә ихтыяҗны искә төшерә кебек. Ул катмарлы өслүб, акыл «өләшү» юлына кермичә, әхлакый сентенциягә бирелмичә, яшьләр оешмасы өчен гадәти бер хәл-әхвәлне сюжет канвасы итеп ала. Тракторга тагылган чанада авыл кызлары-егетләре район үзәгеннән комсомол билеты алып кайтып киләләр. Тантаналы котлаулар, купшы  сүзләр артта калса  да, барысының да кәефләре яхшы, шаярталар, көлешәләр, җырлыйлар. Шырпы тартмаларыдай тыгызланып, арканга ябышып утыру да, суык та кәефкә хилафлык китерә алмый. Шагыйрь табигатьтә күңелле хозурлыклар таба: «гыйнвар ае фәрештәсе буран көтүен тудырган», трактор тартып барган «чана йөзмә утрау кебек» күренә. Без поэмадан шактый мәгълүмат алсак та, әле оештыручы үзәк аталмаган. Бер- берсенә елышып утырган яшьләр арасындагы лирик каһарманыбыз «онытылып» китеп, янындагы кызның куенына ук керә һәм «бишмәт аша иңе» ике җып-җылы төргәкне тоя башлагач кына «аңына килә». Чибәр комсомолка аны аңлый, тавыш чыгармый, киресенчә, үзе дә дулкынлана һәм егетне үзенә тартыбрак китерә.   — Туңасың бит… Калтырыйсың. Шулай гына утыр, — диде… Аның да йөрәге дулый, Ул да калтырана иде. Поэмага фабула җебен тәкъдир иткән вакыйга ике яшь кеше арасындагы тән җылылыгын сурәтләүгә генә кайтып калса, әсәр гадәти сентименталь лирик парча гына булыр иде. Бер-берсенә якынлашып, онытылып кына утырган мәлдә, кызның күкрәгеннән значогы төшеп югала. Иң кадерле әйберен югалткандай, тәҗрибәсез комсомолка куркып, югалып кала. Барысы да чанадан төшеп, кар ерып, шагыйрь әйтмешли, «ун тиенлек» тәтине эзлиләр. Әлбәттә, аны кызның күкрәк җылысын тоеп кайткан «каһарман» таба һәм рәхмәтле кыз аны укытучылары каршында суырып үбеп ала. Чынлыкта егет кызга үз значогын биргән булып чыга. Егетнең ялганы турында берәү дә белми кала. Менә шулай шагыйрь бер яшьлек вакыйгасын кадерле истәлек итеп, җылы матурлык белән сурәтли. Җыйнак кына лирик әсәрдә якты сагыш, үткәннең матур сәхифәләрен юксынган моңсулык киләчәк турында уйлану белән үрелә. Шул үткәнне сагынам! Юк, сагынам киләчәкне. Үткәннәргә әйләнеп кайтып булмавына инану моңлы сызлану чыганагы булып тәгаенләнә. Яшьләр беләләр дип уйлыйм Үткәннән көлү макталмый. Хәзер кечтеки генә күренгән вакыйга шагыйрьгә җитди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. «Комсомол күк капусы булмаса да, аңа торырлык берәр нәрсә бармы бүген», — дигән фикерен калкытып куеп, җанын истәлекләр дулкынында ял иттерә. Поэманың һәр юлыннан оста, тәҗрибәле каләм иясе кулы сизелсә дә, әсәрен поэма- бәян (бәян повестьның синонимы буларак йөри) дип атавын аңлап, хуплап бетермәдем. (Дәвамы бар)





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net