Тукай районы авылында терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Тукай районы торак пунктларының берсендә терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
«Татарстанда Тукай районының Яңа Сарайлы авылы территориясендә терлекләр котыру авырулы булганга, карантин урнаштырырга», — диелә хокукый мәгълүмат порталында бастырылган документта.
Карантинны хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар. Күрсәтелгән территориядә чикләү режимы вакытында йорт хайваннары белән сәүдә итәргә яки аларны алып чыгарга, алып чыгу өчен кыргый хайваннарны ауларга ярамый. Шулай ук авыру хайваннарны ит өчен сую, аларның сөтен куллану, сәламәт хайваннарның сөтен пастеризация үткәрмичә сату һәм куллану, сәламәт хайваннарның тиреләрен һәм йонын дезинфекциясез алып чыгу тыела.
Элек чикләүләр Биектау авылының аерым территориясендә һәм Биектау тимер юл станциясе бистәсе территориясендә кертелгән иде.