Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 19 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. «Төнлә урыны белән, көндез бөтен җирдә кар явачак», - дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Салкын һава торышы саклана - төнлә -23, -28 градуска, аязган вакытта -33 градуска кадәр була. Көндез һава температурасы -16 градустан алып 21 градуска кадәр күзәтелә. Юлларда бозлавык. Элегрәк «Татар-информ» РФ Гидрометеорология үзәге Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар турында кисәткәнлеген хәбәр иткән иде.