Сергачта билбау буенча көрәш май аенда узачак
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Сергачта Бөтенроссия билбаулар белән көрәш федерациясе 2021 елга кабул иткән ярышлар календаре кысаларында милли турнир 15-18 майда үтәр дип билгеләнгән. Бу хакта «Туган як» Түбән Новгород өлкәсе иҗтимагый-сәяси газетасы хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.. Сергачның «Лидер» ФСКсы базасында 2020 елда үтәргә тиешле яшүсмер егет-кызлар арасында билбаулар белән көрәш буенча Россия беренчелеге берничә тапкыр эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле күчерелде.