Лаешта бәлага юлыккан кешеләрне коткарырга өйрәттеләр
(Лаеш, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Кама ягы», Александр Воржецов). Яшьләр өчен беренче укыту курсын Лаеш районы Матюшино авылында «Идел» Яшьләр үзәгендә үткәрделәр. Анда катнашучылар кешеләрне коткару техникасы буенча база белеме алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Белем бирү программасын «Гомумроссия халык фронты (ОНФ) яшьләре» һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе оештырды. Өч көн дәвамында узган укулар ОНФ һәм РоссияГадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында оештырылды. Бу Россия өчен яңа һәм уникаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе. Матюшинога сменага бөтен республикадан 85 студент килде. Булачак юрист, табиб, икътисадчы һәм башка белгечлек вәкилләре кешеләрне уттан яки судан коткарырга һәм гадәттән тыш хәл шартларында беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнде. «Мондый укулар тормышта иң мөһим һәм кирәкле белем. Әгәр кеше бәлагә юлыкса, без тиз ориентлаша һәм кешегә ярдәм итә белергә тиеш», — дип фикерләре белән уртаклашты «Точка сбора 2.0» сменасында катнашучы Алена Баргилова. Җәмәгать коткаручыларын укыту буенча беренче төбәк сменасы таныштыру характерында булды. Аның төп максаты — катнашучыларга кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында база белемнәрен бирү иде. Сменаның белем бирү өлеше кысаларында спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар узды. Студентлар өчен зарядканы кикбоксинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы һәм тугыз тапкыр Россия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илназ Сәйфуллин үткәрде. Егетләр белән шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин очрашты, Нәтиҗәләр буенча «Точка сбора 2.0» сменасында катнашкан һәр кеше сертификат алды. Теләге булган һәр кеше укуларын дәвам итә һәм җәмәгать коткаручылары өчен тулы курс уза алачак.