Анна Попова: Бер елда Россия халкының 60 процентына ковидтан прививка ясарга була
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер ел эчендә Россиянең 60 процент халкына коронавирустан прививка ясарга мөмкин. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Әлбәттә инде, барысына да прививка ясарга һәм проблемалар булмавын телибез. Әлегә шулай без бернинди инфекциядән дә прививка ясамыйбыз, бигрәк тә беренче елда, әмма беренче елда тулаем халыкның 60 процентына прививка ясый алабыз. Бу бик җитди казаныш. Һәм, әлбәттә, мин хезмәттәшләремнең бүгенге көндә иммунизация күмәк булырга тиеш дигән сүзләре белән килешәм», — диде ул әйдәп баручы эпидемиологлар һәм вирусологлар белән киңәшмәдә.
Анна Попова сүзләренчә, 2021 елның көзенә Россиядә яшәүчеләрдә коронавируска иммунитет формалашсын өчен күмәк вакцинация оештырырга кирәк.