Роспотребнадзор коронавирустан саклану механизмын ачыклаган
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кеше коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң берничә ай узгач, антитәнчекләр титрлары акрынлап кимү аның ковидтан иммунитеты юк дигән сүз түгел. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) сайтында хәбәр ителә.
«Хәтта гумораль иммунитетның минималь дәрәҗәсе булганда да, нәтиҗәле саклый торган күзәнәк иммунитеты һәм күзәнәк хәтере бар», — дип аңлаттылар ведомствода.
Роспотребнадзорда бу өлкәдә фәнни тикшеренүләрнең дәвам итүен искә төшерделәр.