Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада республикада явым-төшем акрынлап кимиячәк. Һава температурасы -29 градуска кадәр төшәчәк.