Түбән Камада Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен унбер урын әзерләнә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Түбән Кама шәһәре һәм районның унҗиде православие чиркәвендә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Хач ману бәйрәме гыйбадәтләре узачак. Соңыннан дин тотучылар тәре йөрешенә чыга. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәкегә чуму махсус билгеләнгән 11 урында оештырылачак. Кызыл Чишмә бистәсендә — Изге чишмәдә, Кама Аланында Кама елгасында махсус коену урыннары ясала. Моннан тыш, Иске Чишмә, Кармалы, Олы Аты, Ширәмәт, Келәтле, Югары Уратма, Прости, Ачы авылларында да коенып булачак. Кушай авылында быел елгада бәке уелмаячак. Суга чуму авыл уртасындагы чишмәдә оештырыла. Санап үтелгән барлык урыннарда бәкегә чуму йоласы көндезге икегә кадәр дәвам итә, бары тик Кама Аланындагы бәке генә кичке сигезгә кадәр ачык булачак.