Фәрит Мөхәммәтшин «Әтнә таңы» баш мөхәрриренә Рәхмәт хаты тапшырды
(Әтнә, 16 гыйнвар, «Татар-информ», « Әтнә таңы », Раилә Минибаева). «Әтнә таңы» газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Сезгә матбугат өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. «Әтнә таңы» газетасында чирек гасыр эшләү дәверендә Сез үзегезне талантлы журналист һәм оста оештыручы, көн сулышын тоеп эшләүче җитәкче итеп таныттыгыз», — дип язылган Рәхмәт хатында.