Кукмара районында Хач ману көнне суга чуму өчен өч урында бәке ясыйлар
(Кукмара, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Эльвира Мөбәракшина). Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чуму өчен елга-күл өстенә бәке ясала. «Хач ману»да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия. Кукмара районында быел суга чуму өчен Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр. Бозда кизү тору оештырылачак. Сулыклар янындагы тәртипне коткаручылар, полиция хезмәткәрләре саклаячак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре дә кирәк булганда ярдәм күрсәтергә әзер булачак.