Түбән Кәминкә авылында ветеран укытучының юбилее уңаеннан бәйрәм оештырдылар
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән муниципаль районының Түбән Кәминкә авылында яшәүче ветеран укытучы өчен бәйрәм оештырдылар. 35 ел балалар укыткан Бибинур Сәгъдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина килгән иде. Мәртәбәле кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләкләр тапшырды.
Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин да үз укытучысын котлады. Әлбәттә, бәйрәмдә туганнары һәм якыннары да катнашты. Юбилярны котларга биш баласы, күп санлы оныклары һәм оныкчыклары, абыйлары, апалары һәм күршеләре җыелды.
«Әниебез өчен мондый матур гомер бәйрәмен үткәрүдә тырышкан һәркемгә һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт», — диде Бибинур апаның балалары һәм оныклары.