Татар конгрессы Халык санын алу вакытында туган хокукый сорауларга җавап бирәчәк
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020нче елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «SERGIS» Адвокатлар коллегиясе арасында килешү төзелде. Бу документ нигезендә юристлар халык исәбе алу буенча сорауларга закон нигезендә җавап бирәчәкләр. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021нче елның апрелендә узачак Халык санын алу барышында туган хокукый сораулар буенча мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен электрон почта һәм телефон: Электрон почта: tatar-congress@mail.ru Телефон: +7 (84-32) 36-59-16