Антон Шибалов җитәкчелегендәге «КАМАЗ» экипажы «Дакар»ның 1унберенче этабында җиңде
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы вәкиле Антон Шибалов «Дакар» ралли-рейдының унберенче этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечкә иреште. Чаллы пилоты бүген 464 км озынлыктагы махсус участокны 4 сәгать 46 минут 38 секундта узды. Тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Айрат Мәрдиев зачет дистанциясен 4 минут 13 секундта акрынрак узып, Унберенче этапта икенче булды. «МАЗ»да белорус пилоты Алексей Вишневский өченче урынны алды, ул җиңүчедән 4 минут 53 секундка калышты. Чаллыдан тагын ике узышчы — Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников — бүген 4 һәм 5нче урыннарны яулады. Соңгы ике этап (9 һәм 10) җиңүчесе булган чех автоузышчысы Мартин Мацик Iveco йөк машинасында узышның бүгенге этабында (Шибаловтан 7 минут 43 секундка калышып) алтынчы булды. Сотников «Дакар»ның 11 этабы нәтиҗәләре буенча генераль классификацияне җитәкли. Ул икенче булып баручы Шибаловтан 39 минут 58 секундка алда. «Дакар»да йөк машиналары зачетында өченче урынны шулай ук татарстанлы Мәрдиев алды, ул Сотниковтан 1 сәгать 11 минутка һәм 30 секундка калыша. «Дакар»ның 11 этабыннан соң, лидердан 1 сәгать 47 минут 48 секундка калышып, чех Мацик дүртенче урында бара.