Әлмәт районы һәм төзәтү колониясе җитәкчелеге хезмәттәшлек итәргә планлаштыра
(Әлмәт, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Бүген Әлмәт районы һәм төзәтү колониясе җитәкчелеге хезмәттәшлек итү һәм колония чыгара торган продукцияне сатуда ярдәм күрсәтү буенча киләчәккә планнар билгеләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр прокуроры Дамир Яфизов, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов белән бергә 8нче төзәтү колониясендә булды. Биредә беренче тапкыр хөкем ителгәннәр дә бар. Колония 1445 кешегә исәпләнгән. Хәзерге вакытта анда 860 тоткын бар. Колония территориясендә кичке мәктәп, һөнәри училище, хезмәт адаптациясе үзәге (җитештерү цехлары), мәчет, чиркәү урнашкан. Делегация учреждение территориясен карап чыкты, җитештерү базасы һәм чыгарыла торган продукция исемлеге белән танышты. Колониянең җитештерү секторы — күп профильле. Хөкем ителүчеләр тегү, металл эшкәртү һәм агач эшкәртү цехларында хезмәт итә. Шулай ук терлекчелек фермасы, теплица, лимонарий да эшли.