Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

0
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия матбугаты көне белән котлады. Котлау мөрәҗәгате ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте порталында урнаштырылган.

«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә граждан булуның нык традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору — болар барысы да илебез матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Танылган сүз осталары, публицистика даһиләре яңалыкларны «тудыру» яисә агымдагы вакыйгаларны яктырту белән генә чикләнми. Алар каләменнән төшкән һичшиксез әдәби дәрәҗәгә һәм сәнгати кыйммәткә ия текстлар көн кадагындагы мәсьәләләрне формалаштыра, җәмгыятьнең кәефенә йогынты ясый, үз позицияңне булдыруга өнди. Тере, тәэсирле тел белән язылган, мисаллар белән расланган һәм теманы һәрьяклап тулысынча яктырткан мәкаләләр күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, танып белүгә һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен үстерә.

2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бу — киң аудиторияне шушы халыкларның тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм тел байлыгы, күпгасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру өчен гаять бай мәгълүмат чыганагы. Безнең уртак максатыбыз — ватанпәрвәрлекне, үзебезне чын граждан итеп тоеп, бердәм булу хисен, Ватаныбызга һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту. Бөтенроссия халык санын алу алдыннан бу мәсьәләләрне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту бигрәк тә мөһим.

2021 ел шулай ук 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау елы да. Һәм алда безне күпсанлы иҗтимагый һәм спорт чаралары, халыкара форумнар һәм конференцияләр көтә… Дәвам итә торган пандемия кризисын исәпкә алып, әлеге вәзгыятьне кирәгеннән артык күпертмичә яктырткан сыйфатлы һәм оператив материалларда ихтыяҗ бар. Реаль чынбарлык күп очракта онлайнга күчкән четерекле чорыбызда без дөньяны нәкъ менә сезнең күзләр аша күрәбез! Медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен, дәүләтнең социаль ярдәм чараларын һәм аның бизнеска ярдәм итү юлларын объектив һәм үз вакытында аңлатуыгыз безгә бик кирәк.

Кадерле дуслар! Тагын бер кат һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс иҗади куәт, яңа кызыклы проектлар, акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр телим. Исәнлек-саулык, иминлек һәм бәхет сезгә!», диелгән Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгатендә.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: На Пасху городской транспорт будет работать дольше


Спорт в России и мире
Москва

Тулячка заняла первое место в международных спортивных играх детей городов-героев


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова и Павлюченкова вышли в полуфинал турнира WTA в Мадриде в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Чиновники в Эртиле, рекультивируя полигон ТКО за 484,72 млн рублей, создали новую свалку в 2 га





Путин в России и мире
Москва

Путин и Рахмон обсудили борьбу с терроризмом и ситуацию с мигрантами


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске одобрен проект соглашения о системе таможенного транзита ЕАЭС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

В Австралии отметили столетие Булата Окуджавы



Москва

Ульяновцев зовут принять участие в игре по военной истории «IQ-ПФО: Великая Победа»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net