«Ак Барс» хоккейчылары Казахстанда җиңү яулады
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә «Барыс» командасына каршы уенда җиңде. «Барыс» — «Ак Барс» уены исәбе – 2:4. Беренче период. Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Кирилл Петров исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Барыс» хоккейчысы Кирилл Панюков гол кертте (1:1). Икенче период . Икенче минутта, «Барыс» күпчелектә уйнаган вакытта, Кирилл Панюков Казан командасы капкасына икенче алкасын кертте (2:1). Бер минут үтүгә, «Ак Барс» күпчелегендә Найджел Доус исәпне тигезләштерде (2:2). Дүртенче минутта Станислав Галиев «Ак Барс»ны бер алкага алга чыгара алды (2:3). Өченче периодның беренче минутында ук «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье гол кертте (2:4). Командалар составы: «Барыс»
Карлссон ( Ортио );
Панюков — Вароне — Фрэттин, Линтуниеми — Диц;
Виделль — Волк — Лилья, Хетерингтон — Блэкер;
Старченко — Шестаков — Михайлис, Орехов — Маклюков;
Акользин — Сагадеев — Асетов (Мусоров), Гайтамиров.
«Ак Барс»
Билалов (Әхтәмов);
Доус — Да Коста — Воронков, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Кормье — Зарипов, Юдин — Журавлёв;
Песонен — Фисенко — Петров, Хенкель — Педан;
Лукоянов — Глухов — Дыняк (Сафонов), Рукавишников.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 15 гыйнвар көнне 19:00 сәгатьтә башлана.