Нурлатта яшь армиячеләр мемориаль комплекс территориясен чистарттылар
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатта яшь армиячеләр Яңа ел каникулларында булуга карамастан мемориаль комплекс территориясен чистартты. Гимназия укучылар ел саен Үзәк парктагы хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлне карап тора. Бу турыда «Дружба» газетасы яза. Узган ялларда алар отряд җитәкчесе Илнур Әмиров белән хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлне кардан чистарткан. Җитәкче сүзләренчә, гимназиядә яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен батырлык дәресләре, ярыш, конкурс һәм экология акциясе үткәрелә.