Әлмәт районы башлыгы коронавирустан прививка ясатты
(Әлмәт, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясадылар. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте. Шулай ук ул шәһәрдә барлык теләүчеләр өчен коронавирустан бушлай вакцинация үткәрә башлауларын да әйтте.