Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр арасында коронавирус йоктыручылар арткан
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкән яшьтәге кешеләр арасында коронавирус белән авыру очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Гыйнварның тугыз көне эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка артты. 65 яшьтән өлкәнрәкләрне ничек кенә сакласак та, кызганыч, алар арасында да авырулар саны 56 процентка үсте», — диде ул. Любовь Авдонина сүзләренчә, гыйнвар башыннан Татарстанда коронавирусның 899 очрагы теркәлгән, үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Бу уртача атналык күрсәткеч дигән сүз. Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлүен хәбәр иткән идек .