Казан үзәгендә исерек йөртүче каршы як полосага чыккан һәм ике автомобильне бәрдергән
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә исерек йөртүче каршы як полосага чыккан һәм ике автомобильне бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һәлакәт бүген көндез Вишневский һәм Достоевский урамнары чатында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «Хендэ» җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм берьюлы «КИА» һәм «Ниссан» автомобильләренә бәрелгән.
ЮХИДИ инспекторлары урында ачыклаганча, «Хендэ» йөртүчесе руль артына исерек килеш утырган.
Һәлакәттә зыян күрүче юк.