Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -28 тән алып -33 градуска кадәр. Көндез 20-25 градустан түбәнрәк булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак. 14 гыйнварда, пәнҗешәмбе төнендә, республикада салкын һава торышы сакланачак. Көньяк — көнбатыштан -21... -26 градуска кадәр, көнчыгышта -32 градуска кадәр. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 15гыйнварда, һава температурасы төнлә 12дән 17 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр. Якшәмбе, 16 гыйнварда, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны кабат 14-19 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә чираттагы атмосфера фронты якынлашуы белән кар көтелә. Һава температурасы -11, -16 градус.