Төркия һәм Пакистан бергәләп тарихи сериал төшерәчәк
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркия һәм Пакистан бергәләп тарихи телесериал төшерә башларга ниятли. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. «Türk Lala» дип аталган яңа тарихи сериалда Һиндстан ярымутравындагы мөселманнарның Балкан сугышларында (1912-1913) катнашуы хакында сүз барачак. Türk Lala – танылган командир Абдуррахман Пешаверига бирелгән исем, ул «төрки туган» дигән мәгънәгә ия. Сериалның максаты – конкрет тарихи геройлар мисалында Пакистан яшьләре арасында ватанпәрвәрлек хисен ныгытуга өлеш кертү.