Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, 2 хатын көпчәк астында кысылып калган
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, ике хатын-кыз көпчәк астында кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Түбән Кама районында сәнәгать зонасында йөк автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны таптаткан, тагын бер ир-атны юлга алып бәргән. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар фура көпчәкләре астында кысылып калган. Шаһитлар аларга тәгәрмәч астыннан чыгарга булышкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрнең өчесен дә җирле хастаханәгә алып киткән.