Түбән Камада бер ир-ат этен җәзалаганнан соң җинаять эше кузгатылган
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә» маддәсе буенча җинаять эше Түбән Камада ир-ат этен пычак белән яралаганнан соң кузгатыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Эшне тикшерү Түбән Кама прокуратурасы контролендә тора.
Элегрәк агентлык 7 гыйнварда ир-ат үз этенә, ким дигәндә, 6 тапкыр пычак белән чәнчегәнлеген хәбәр иткән иде. Хуҗа этенең аңа һөҗүм итүен һәм шул рәвешле ул качып китәргә тырышуын аңлата.
Әлеге факт буенча полициядә тикшерү оештырылган.