Буран сәбәпле трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда буран аркасында трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автоюлларында буран аркасында автобуслар өчен юллар өлешчә ябылган иде. Шулай ук Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлында, М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогында, шулай ук Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск трассаларында хәрәкәт туктатылган иде. 16.20 сәгатьтән автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган.