Балтачның Үзәк балалар китапханәсендә «Кыш Бабай мәктәбе»нең чираттагы дәресе үтте
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Балтачның Үзәк балалар китапханәсендә «Салават күпере» тозлы камырдан эшләнмәләр клубының чираттагы «Кыш Бабай мәктәбе» дип аталган дәресе үтте. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә. Балалар төрле җәнлек сыннары: керпе, куян һәм аю балалары ясадылар.