Сабаның Килдебәк авылында «Коррупциягә — юк дип әйтик!» дигән чара узды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен «Коррупциягә — юк дип әйтик!» дип исемләнгән коррупциягә каршы темага интеллектуаль-хокукый ринг үткәрделәр, дип яза Саба район матбугат хезмәте. Башта «коррупция» төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде. Интеллектуаль турнир вакытында яшьләр коррупция үсешенә нинди факторлар бәйләнүе һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Коррупция гамәлләренә бәйле конкрет хәлләр мисалында, алар законны бозмау һәм җинаятьне булдырмау өчен ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәнделәр.