Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лазарев 99 яшьлеген билгеләп үтте
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә, 9 гыйнварда Яшел Үзәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петрович Лазарев туган көнен билгеләп үтте. Аңа 99 яшь тулды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Яшел Үзән җирле бүлеге активистлары котлады. Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләделәр. Николай Лазарев — Бөек Ватан сугышы һәм «ПОЗиС» АҖ ветераны, Татарстанның беренче суыткычы җыелган җитештерү белән җитәкчелек иткән, Яшел Үзәннең мактаулы гражданины. 1947 елдан башлап, 43 ел дәвамында Николай Петрович үз хезмәте белән туган предприятиесе үсешенә саллы өлеш кертә. Игелекле, шат күңелле, хезмәт сөючән. Күпьеллык тәҗрибәсе һәм югары һөнәри осталыгы — аның белән эшләүче кешеләр өчен һәрвакыт югары күрсәткеч булган.