Актанышта көрәшче егетләр мәктәпләр данын яклады
(Актаныш, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Тимерова). 6-7 гыйнварда Актанышның «Батыр» спорт комплексы татарча көрәш мәйданына әверелде. Районның 27 мәктәбеннән килгән команда көрәшчеләре шәхси беренчелектә бил алышты. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Егетләргә Россия һәм Татарстан чемпионнары Искәндәр Мортазин, Раббани Нургалиев, Фарис Хуҗин да үрнәк күрсәтте. Кыш Бабай призына узган татарча көрәш турнирында алар зурлар төркемендә бил алышты. Аларның көрәш алымнарын укучыларыбыз тренерлары белән бергәләп күзәтте.
Мәктәп директорлары да турнир барышында мәктәп командалары өчен җанатарлар, ата-аналар белән бергәләп көч биреп торды. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та ике көн дәвамында барган көрәш мизгелләрен күзәтеп, үсеп килүче яшь көрәшчеләрнең бил ныклыгына, райондагы тренерларның дәвамчан хезмәтенә бәя бирде.
Үз үлчәмнәрендә батыр калган көрәшче егетләргә медаль, грамота, кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Райондагы Көрәш федерациясе рәисе — «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнехановның иганәчелеге белән турнирга алдан ук әзерлек эшләре башкарылган иде. Мәктәп яшендәге — 93, зурлардан 11 көрәшче 15 үлчәү категориясе буенча бил алышты.
Җиңүче мәктәпләр: Тугызьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Татар Ямалысы командасы яулады. Икенчедә — Богады, өченчедә Әлем мәктәбе командалары.
Унберьеллык мәктәп командалары арасында беренче урынны Актанышның 1нче мәктәбе яулады. Икенчедә — Пучы, өченчедә Татар Суксу мәктәп командалары.