Мәскәүдә танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә авырудан соң танылган башкорт галиме Тельман Әминов вафат булган. Аңа берничә көннән 85 яшь туласы булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы, химия фәннәре докторы, профессор, каты җисемнең физик химия өлкәсендә белгеч фән өлкәсенә зур өлеш керткән, яңа магнит материаллары алу принципларын эшләгән. Тельман Әминов Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән, Россия Фәннәр академиясенең Н. С. Курнаков исемендәге гомуми һәм органик булмаган химия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булган.