Саратов өлкәсе мөселманнары мәчет төзүдә ярдәм итүне сорый
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов өлкәсенең Жасминный бистәсе мөселманнары күп еллар мәчет турында хыяллана. Анда яшәүчеләр күмәк һәм җомга намазы уку, ислам дине буенча белемнәрен арттыру өчен 20 чакрым ераклыктагы Җәмигъ мәчетенә йөри, әмма һәркемнең дә анда кадәр бару мөмкинлеге юк. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле мөселман дини төркеме җитәкчесе, Жасминный бистәсе имамы Дамир хәзрәт Татлов сөйләгәнчә, хәзерге вакытта мәчет төзелеше өчен Саратов районы Соколовый бистәсе администрациясе карамагындагы 50 сутый җир кишәрлеге тәкъдим ителгән. Мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү һәм ызанлау эшләре башкарылды. Киләсе этапта җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару буенча генераль планга һәм кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү проектын эшләргә кирәк. Бу эшләрне башкару өчен 250 мең сум акча кирәк. «Бу районда яшәүче мөселманнар мәчет төзү өчен чыгымнарының күпмедер өлешен җыярга мөмкин, әмма кирәкле сумманы озак җыярга кирәк булачак. Шуңа күрә алар барлык битараф булмаган һәм мөмкинлеге булган кешеләрдән ярдәм итүне сорыйлар», — диде Жасминный бистәсе имамы.