Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз трамвайда егылып кулын сындырган
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда әби трамвайда егылып кулын сындырган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Кичә кичке сәгать унда Беломорск урамында трамвай йөртүче хәрәкәт итә башлаганда маневрының иминлегенә ышанмаган. Шул сәбәпле, 85 яшьлек пассажир тотынып тора алмаган һәм егылган. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүченең кулы сынганлыгын ачыклаган.