Казан Раштуа көннәрендә Россиянең иң яхшы ял итү урыннары унлыгына кергән
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан россиялеләрнең Раштуа бәйрәмендә иң яраткан ял урыннары рейтингында сигезенче урынны алды. Бу хакта ТурСтат туристлык порталы үткәргән тикшеренүләрдә хәбәр ителә.
Татарстан башкаласын респондентларның 5 проценты сайлаган.
Рейтингның беренче урыннарын 21 процент тавыш җыеп «Роза Хутор» (Сочи), 17 процент белән Сорочан, Степаново, Яхрома (Мәскәү өлкәсе), шулай ук Игора, Коробицыно, Охта Парк (Ленинград өлкәсе) 11 процент тавыш җыеп алган.
Сораштыруда катнашучылар фикеренчә, шулай ук алдынгы унлыкка Алтай, Ставрополь, Байкал, Мәскәү һәм Кавказ, Башкортстан курортлары кергән.