КФУ обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелде
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан дәүләт университетының Энгельгардт исемендәге асторономик обсерваторияләре ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертелгән. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы үзәге директоры Мехтильд Ресслер исеменнән КФУга шул хакта хат килгән, дип хәбәр итә КФУның рәсми сайты. Кагыйдә буенча, теге яки бу мәдәни мирас объекты ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы статусына дәгъва итү өчен иң элек беренчел исемлеккә кертелергә тиеш. Әлеге исемлеккә кертелгәнче КФУ белгечләре обсерваторияләрнең тарихи әһәмиятен раслаучы бик күп документлар әзерләде. Бу эшләр 2019 ел азагында башланды. 2019 елның декабрендә Казанда «Астрономия һәм дөнья мирасы» форумы уздырылды, шуның нәтиҗәләре буенча КФУ обсерваторияләрен Россия исеменнән ЮНЕСКО мирасы буларак таныту өчен гариза тапшырырга карар кылынды. ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы үзәге комиссиясе үз эшен дәвам итәчәк.