Чирмешән районы Ивашкино авыл җирлеге Советының үз бинасы булды
(Чирмешән, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә Ивашкино авылында авыл җирлеге Советының яңа бинасы ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Җыйнак һәм шул ук вакытта барлык уңайлыклары да булган бинаны ачуда ТР Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе Советы рәисе Эгзам Гобәйдуллин да катнашты. «Хәзер авыл җирлекләре башлыкларының роле зур, халык барлык сораулар буенча аларга мөрәҗәгать итә. Шуның өчен бу бина матур һәм уңайлы булырга тиеш», — диде Эгзам Гобәйдуллин. 100 квадрат метр тирәсе мәйданлы бинаны төзү өчен республика программасы буенча 6 миллион сумга якын акча бирелгән. Ә җиһазлар алуга средстволар район бюджетыннан бүленгән. Биредә, проект буенча, өч эш кабинеты, архив бүлмәсе эшләнгән, санузел да бар. Бинада якты, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган, краннардан җылы һәм салкын су ага, идәннәргә паласлар җәелгән, диелә хәбәрдә. Ивашкино авыл җирлеге хезмәткәрләре күп еллар элеккеге колхоз идарәсе бинасында сыенганнар, соңгы елларда авыл балалар бакчасы бинасыннан бер бүлмә биргән булганнар.