Фердинанд Сәлахов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында 65 яшьлек юбилей кичәсен уздыра. Әлеге тамашада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов юбилярга «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды. «Бүген без Фердинанд абыйның зур, матур юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гел яшь, элегант, заманча булып кала. Аның җырлары халык күңелен яулап алды», — диде Ленар Хәкимҗанов. Соңыннан мәдәният министры урынбасары Татарстанның Беренче президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатын укыды.
Кичәне «Татар-информ» сайтында онлайн карап була.