Инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге бирергә җыеналар
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында. Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.