Башкортстан депутатлары күчмә зоопаркларны тыю турында закон проекты ясаган
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан парламенты депутатлары Россия территориясендә күчмә зоопаркларны, цирк һәм дельфинарийларны тыю турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Бу хакта төбәк дәүләт җыены-корылтай матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта закон проекты тексты теркәлгән, ул Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга, шулай ук Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча профильле Дума комитетына җибәрелгән.
«Язгы сессия вакытында Россия парламентының түбән палатасы безнең инициативаны караячак һәм аны хуплар дип өметләнәбез. Моңа ихтыяҗ күптән туды. Кагыйдә буларак, хайваннар төрмә камералары кебек кысан булган күчмә җәнлекләр өчен каралган читлекләрдә тотыла. Хайваннар тиешле тәрбиядән һәм тукланудан, ветеринария хезмәтеннән мәхрүм ителгән», - дип хәбәр итә Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачевның матбугат хезмәте.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, Дәүләт Думасы илдә күчмә зоопаркларны тыйган очракта, аларның хуҗаларына хайваннарның киләчәк язмышын билгеләү өчен вакыт бирәчәкләр.