Пенза өлкәсендә «2020 ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Ринат Әбүзәров җиңде. Бу хакта Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итә. Пензада спорт өлкәсендә ел нәтиҗәләр ясалды. Чарада физик культура һәм спорт өлкәсендә төбәк номинацияләре лауреатлары игълан ителде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» номинациясендә Татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитет президиумы әгъзасы һәм автономия рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров иң яхшысы дип табылды. Ул Пенза өлкәсендә ирекле көрәш һәм көрәшне үстерүгә ярдәм иткән, ирекле көрәш спорт клублары челтәрен үстергән өчен бүләкләнде. Ринат Әбүзәровны котлап, аңа алга таба да уңышлы тормыш юлын һәм масштаблы максатларының тиз арада тормышка ашуын теләделәр, диелә бу хәбәрдә.