Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Республикада вирус аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 198гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вафат булучылар — өч хатын-кыз (1935, 1946 һәм 1948 елларда туган), шулай ук 1943 елда туган ир-ат.
«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.